news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

20 майда мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм лагерьларда террорчылыкка каршы күнегүләр уза

Дүшәмбе, 20 майда мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм балалар җәйге лагерьларында бөтенроссия террорчылыкка каршы өйрәнүләр узачак. Алар җирле вакыт буелән 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

«Хәзер уку елы тәмамлана һәм без күнегүләрне оештыру карарының никадәр дөрес булуын күрәбез. Алда безне бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы, соңгы кыңгырау бәйрәме, чыгарылыш кичәләре һәм балалар ялы көтә. Иң мөһиме - мәктәп укучыларының һәм укытучыларның иминлеген тәэмин итү. Шуңа күрә үтенеч - әлеге өйрәнүләрне үткәрүгә мөмкин кадәр җаваплырак карау», – дип билгеләп үтте министр.

Кравцов гомуми белем бирү учреждениеләрендә бөтенроссия өйрәнүләренең икенче тапкыр үткәрелүен искәртте һәм аларны узган елгы тәҗрибәне исәпкә алып үткәрергә кирәклеген өстәде. Ул шулай ук балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренең дәүләт игътибары үзәгендә булуын һәм барлык хакимият органнарыннан тыгыз хезмәттәшлек итү таләп ителүен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot