news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Путин пенсия яшен арттыруны ошатмый, Р.Миңнеханов Х.Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде, В.Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Рөстәм Миңнеханов: Тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен бүген дин аша хәл итәбез / Татарстан Президенты телне, динне саклауда татар дин әһелләренең ролен билгеләп узды.

Смартфоннар өчен "Яндекс" карталарын ясаучы командада Татарстан егете дә бар / Программист Искәндәр Ядгәров тумышы белән Татарстаннан, Казандагы 2 номерлы лицейны (элеккеге татар-төрек лицеен) тәмамлаган.

Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте / Россия Президенты сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча соңгы карар әлегә кабул ителмәгән.

В.Шәйхразиев чираттан тыш съездда үзен кабат сайлаган делегатларга мөрәҗәгать белән чыкты / Бүген Васил Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Ринат Закиров Милли Шура рәисенең ни өчен кабат сайлануын аңлатты / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе әйтүенчә, уставта төгәлсезлекләр булган.

Мөфти: Мәчетләр татар телен чикләүсез куллануның бердәнбер урыны дияргә була / Камил Сәмигуллин әйтүенчә, һәрбер кеше һәр көнне үз динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштырырга тиеш.

Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев / Дәүләт Киңәшчесе изге Болгар җирен балалар тәрбиясе өчен файдалану кирәклеген әйтте.

Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов / Татар дин әһелләре форумында катнашучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде / Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100