news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

20 гыйнварда “КАМАЗ-Мастер” командасы Чаллыга кайтачак

Күркәм гадәткә кергәнчә, “Бигеш” аэропортында легендар узышчылар өчен тантаналы кабул итү оештырылачак

(Чаллы, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). 20 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 00.25 сәгатьтә “Дакар-2011” ралли-рейдында чемпион калган “КАМАЗ-Мастер” командасы Чаллыга кайтачак. Күркәм гадәткә кергәнчә, “Бигеш” аэропортында легендар узышчылар өчен тантаналы кабул итү оештырылачак.
Искәртеп узабыз, “КАМАЗ-Мастер” командасы шимбә көнне Көньяк Америкада төгәлләнгән “Дакар-2011” трансконтиненталь ралли-марафонында йөк машиналары категориясендә унынычы мәртәбә җиңү яулады. Моңа кадәр команда “Дакар”да 9 мәртәбә (1996, 2000, 2002-2006, 2009 һәм 2010 елларда) җиңгән иде.
Раллида тәҗрибәле узышчы Владимир Чагин беренче урынны яулады. Чагин өчен чираттагы титул исәп буенча җиденчесе инде. “Дакар”да ике мәртәбә җиңгән Фирдәвес Кәбиров бу юлы финишка икенче булып килде. Раллида беренче тапкыр пилот сыйфатында катнашкан һәм барлык танылган чит ил узышчыларын артта калдырган яшь спортчы Эдуард Николаев өченче урынга лаек булды. Илгизәр Мәрдиев исә дүртенче урынны алды.
Россия командасын чираттагы җиңүләре белән РФ Президенты Дмитрий Медведев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев котлады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot