news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 гыйнвардан метрода йөрү бәясе артачак

20 гыйнвардан Казанда метрода йөрү тарифлары үзгәрәчәк. үз көченә керәчәк. Банк яисә транспорт картасы белән түләгән очракта, юл бәясе 35 сум (31 сум урынына) тәшкил итәчәк. Кулдагы акча белән түләгәндә юл бәясе элеккечә калачак.

15 февральгә кадәр метрополитенда йөрү бәясен 7 сумга киметергә мөмкинлек бирүче акция гамәлдә булачак. Моның өчен «Мир» түләү системасының картасы бәйләнгән смартфон аша түләргә кирәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Казан метросында йөрү өчен яңа тарифларны раслау турындагы карарны 9 гыйнварда имзалады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100