news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мартта Татарстан халкын дәвамлы яллар көтә, Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итәләр, Россия халкына хаҗга егерме мең чамасы урын бирелде.

Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән/ Россия хөкүмәте җитәкчесе сөткә бәйле вазгыять игътибар сорый, ди.

Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый/ Россия Президенты юлламага ышанычлы кешеләренең тәкъдимнәрен кертергә вәгъдә иткән.

Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә/ Бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады.

Март аенда Татарстан халкын дәвамлы яллар көтә/ Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. 

Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык/ Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, бәя арту Татарстаннан гына тормый.

#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды/ Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобында ул "Ышаныч" шигырен укый.

Узган ел Татарстанда кеше хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан/ Депутатлар кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская докладын тыңлады.

Россия халкына хаҗга егерме мең чамасы урын бирелде/ Быелгы хаҗ 19-24 август көннәрендә узачак.

«Ак Барс» хоккей клубы әләме космоста булды/ Ак барс сурәте төшерелгән флаг Җир орбитасына Халыкара космик станциянең 55 нче экспедициясендә катнашучылар белән бергә китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100