news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

20 елга беренче тапкыр Җирдә югары дәрәҗәдәге магнит давылы булырга мөмкин

Бүген төнлә Җирдә бишенче дәрәҗәдәге магнит давылы көтелә. Мондый хәл соңгы 20 ел дәвамында күзәтелмәгән. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе җитәкчесе Сергей Богачев хәбәр итте. Бу турыда РИА Новости яза.

Богачев мәгълүматлары буенча, магнит давылы иң югары ноктасына җиткәндә G4.33 тәшкил итәчәк. Әмма аның бу күрсәткечтән артып китү һәм максималь G5кә кадәр җитү ихтималы да бар. Соңгы тапкыр Җирдә магнит давылының мондый дәрәҗәсе 2005 елда теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot