Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк
Янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучыларга дүрт мең сумга кадәр штраф яный.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Хөкүмәтенә республика территориясендә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында тәкъдим кертелде. Ул пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәрергә, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Сергеев.
Ул шулай ук янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучылар дүрт мең сумга кадәр штрафка тартылачак, дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз