news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
20 декабрьдә Энергетик көне билгеләп үтелә
Шул уңайдан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәтчәннәре һәм ветераннарына бәйрәм котлавы юллады
Скопировать ссылку
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). 20 декабрьдә Энергетик көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәтчәннәре һәм ветераннарына бәйрәм котлавы юллады.
“Хөрмәтле Татарстан энергетиклары! Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Энергетика тармагының нәтиҗәле эшчәнлеге халыкның мул тормышын, сәнәгать предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтен билгеләүдә мөһим роль уйный. Энергетиклар тырышлыгы белән Татарстанда куәтле һәм ышанычлы энергетика инфраструктурасы төзелде. Аның ярдәмендә барлык мөһим тармаклар үсеше өчен тотрыклы нигез салынды. Республиканың энергетика комплексы - төбәктә электр һәм җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру, бүлү һәм сатуны берләштергән бердәм механизм. Тармакта 16 меңнән артык кеше хезмәт куя. Аларның квалификациясе, эш сөюе, тәҗрибәсе барлык энергия системасының анык һәм җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итә.
Тармакта фән үсешенә, яшь белгечләр белән эшләүгә, энергия һәм рерусларны саклау проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүдә ММЧ белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә, ветераннарга ярдәм күрсәтелә.
Бүген Татарстанның энергия системасы алдында производствоны модернизацияләү, инвестицияләр җәлеп итү сәләтен, энергия һәм ресурсларны саклауны күтәрү кебек мөһим бурычлар тора”, -диелгән юллар бар сәнәгать һәм сәүдә министры юллаган котлауда. Министр тармак ветераннары һәм хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете тели.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2