Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
20 декабрь көнне барлык мөселманнарның изге бәйрәме — Корбан гаете
20 декабрь көнне барлык мөселманнарның изге бәйрәме — Корбан гаете
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Ислам дөньясында билгеләнә торган ике иң олуг бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме якынлашып килә. Корбан гаете ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнедә билгеләп үтелә. Быел ул егерменче декабрьгә туры килә.
Бу көнне барлык мөселманнар бергәләп гает намазы укый, намаздан соң корбан чалып, туган-тумачаларын кардәшләрен, дусларын һәм фәкыйрьләрне чакырып, аларга сый-хөрмәт күрсәтә. Аннары алар әти-әниләренең һәм туган-тумачаларының, туганнарының каберләрен зиярәт кылалар; фәкыйрьләргә һәм ятимнәргә хәер өләшәләр. Бу көнне мөселманнар бер-берсенә кунакка да йөрешә.
Корбан Аллаһ Тәгаләгә якынаю ниятеннән бер хайванны суюны аңлата. Чөнки без, корбан чалып, ятим-фәкыйрьләргә, мохтаҗларга өлеш чыгарабыз. Шулай итеп, Аллаһ кушканны үтәп, без Аңа якын булырга тырышабыз.
Корбан чалу Һиҗрәтнең икенче елында гамәлгә керә. Мөхәммәд (с.г.в.) моны: “Атабыз Ибраһимның сөннәте һәм аның калдырган гадәте”, - дигән. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәннең 108 нче “әл-Кәүсәр” сүрәсенең икенче аятендә: “Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал”, - дип әйтә.
Тәкъбир-тәшрикъ көннәре — Ибраһим гайләһиссәләм үзенең углы Исмәгыйльне бугазлыйм дип торган, Җәбраил фәрештә килеп, Аллаһ әмере белән углы урынына бер куй китереп, шуны корбан кылырга кушкан. Ягъни Ибраһим пәйгамбәр улын азат итеп, аның урынына куйны корбан кылган.
Корбан гаете һәм Гәрәфә көне, тәшрикъ көннәрендә имам каршында фарыз намазлар артыннан — егерме өч намазда тәкъбир-тәшрикъ әйтүнең хикмәте шушы Ибраһим, Исмәгыйль галәйһиссәләм хәзрәтләренең хәлләрен хәтергә алып, аларның яхшылыкларына иярү өчендер.
Татарстанның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм көннәрендә Корбан гаете билгеләп үтеләчәк. Республиканың Баш казые Җәлил Фазлыев белдерүенчә, бәйрәм көнне иртәнге намаз 7.15 укыла, бәйрәм вәгазе исә 7.45 минутта башлана, ә 8.45 бәйрәм намазы укылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз