news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

20 августтан Мәскәү районының ике урамы буенча хәрәкәт чикләнә

Автоюллар ябылу яңгыр сулары һәм хуҗалык-көнкүреш канализацияләре ясау белән бәйле.

(Казань, 18 августа, «Татар-информ»). 20 августтан 5 октябрьгә кадәр Фурманов һәм Восстание урамнары участокларында юл хәрәкәте чикләнгән. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңгыр сулары һәм хуҗалык-көнкүреш канализацияләре ясау сәбәпле, Восстание урамындагы 30-35 йортлар тирәсендә, Фурманов урамы буенча Восстаниедән Енисейская урамнарына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot