Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
20-24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты уздырылачак
Башланган Россия беренчелегеннән тыш, Казанда Европа чемпионаты алдыннан тест ярышлары оештырылмый
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Дзюдо буенча Европа чемпионаты 20-24 апрельдә Казанда узачак, дип хәбәр итте бүген 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге башлануга багышланган матбугат конференциясендә ТР Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Морат Манапов.
"Казанның Универсиада үткәрү тәҗрибәсе бар һәм Европа чемпионаты уздыру урыны итеп Универсиададагы мәйданчык - "Татнефть-арена" сайланды. Анда Европа дзюдо берлеге инспекциясе булып киттк. Универсиада вакытындагы кебек зур үзгәрешләр көтелми. Бердән-бер күзгә күренерлек үзгәреш - подиум булмаячак", - диде вице-президенты, Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров.
Башланган Россия беренчелегеннән тыш, Казанда Европа чемпионаты алдыннан тест ярышлары оештырылмый. "Егетләр һәм кызлар арасында быелгы Россия беренчелеге тест ярышлары санала, гәрсә башка шартларда узса да. Биредә без эчке хезмәтләрне, хөкемдарлар корпусын сыныйбыз", - диде В.Хәбиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз