news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

20-22 март Казанның муниципаль машина кую урыннарыннан файдаланган өчен түләү алынмаячак

20 мартта Казан халкы һәм башкала кунаклары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана ала. Әлеге күренеш Ураза гаете белән бәйле.

Шулай ук 21 һәм 22 мартта – ял көннәрендә дә машина кую урыннары түләүсез булачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете көнне, 20 мартта, шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспортлары иртәнге сәгать 5:00 дә йөри башлаячак.

Расписаниедәге үзгәрешләр 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар; 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар һәм 5, 5а номерлы трамвайлар маршрутына кагыла.

19–21 март көннәрендә Татарстан башкаласында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнарында һәм Альберт Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Әлеге күренеш «Рамазан Фест» фестивален һәм язгы Нәүрүз бәйрәмен үткәрү белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot