news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Даниянең Россиядәге Илчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты, Истанбулда Төрки дөнья кино фестивале башлана.

Рөстәм Миңнеханов һәм Даниянең Россиядәге Илчесе хезмәттәшлек турында фикер алышты / Карстен Сендергорд Татарстанның югары икътисади һәм инвестицион потенциалын билгеләп үтте.

Бүген Истанбулда Төрки дөнья кино фестивале башлана / Чарада Татарстаннан “Мулла” нәфис фильмы һәм "Туган ил буйлап: Актаныш" документаль фильмы катнаша.

Татарстанда “Өлкәннәрне карау-тәрбияләү мәктәбе" ачылды / Урын өстендә ятучы өлкәннәрне карау-тәрбияләү буенча туганнарын укыту пилот проектында 60 татарстанлы катнашкан.

Рафис Борһанов һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте / Бүген һөнәри белем бирүнең бердәм системасы оешу көне билгеләп үтелә.

Халык рәссамы Искәндәр Рафиков вафат / Искәндәр Рәфыйковны озату мәрәсиме бүген 11.00 сәгатьтә “Казан нуры” мәчетендә башланып китте.

Эльмира Зарипова 2030 елга Татарстанда өлкәннәр саны 15 процентка артачак, дип белдерде / Республикада яшәүче һәр дүртенче кеше - пенсионер яки пенсия яшенә якынлашып килә.

Песошин "Алабуга"да субстратлар чыгару буенча Россиядәге беренче завод ачылышында катнашты / Grodan, таш мамыктан субстратлар куланып, үсемлекчелектә төгәл үстерү принципларына нигезләнгән заманча һәм экологик алымнар тәкъдим итә.

Мәскәүдә татар яшьләре мөһим вакыйгага әзерләнә / ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы үзенең беренче юбилеен - 5 еллыгын бәйрәм итә.

Галиев мәчетендә исламның актуаль мәсьәләләре турында лекцияләр башланды / Пәнҗешәмбе көнне “Мөселман дискуссион клубы” үз эшен башлап җибәрәчәк.

"Мин ЮМОРИСТ" проектына сигез юмор остасы сайлап алынды / Кастингта бер генә хатын-кыз катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100