news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 октябрьдә Казанда пенсионерлар өчен “кайнар линия” эшли башлый

“Кайнар линия” Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан эшли

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “кайнар линия” үткәрә. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кайнар линия” 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Татарстанда яшәүчеләр 279-27-27 телефоны буенча шалтыратып гражданнар белән аралашу эшләре бүлеге белгечләренә пенсиягә кагылышлы сорауларын бирә алалар.
Искә төшереп үтәбез, пенсия түләү законнарына бәйле иң актуаль мәгълүматны 555-74-74 телефоны аша автоинформатор режимында эшләүче пенсия белешмәсеннән алып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100