news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 ноябрьдә Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова бергә җырлаячак

Татарстанның иң эре музыка учреждениеләрендә быелгы яңа сезон бай эчтәлекле булачак

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара Музыка көненә һәм республикабызның музыка учреждениеләрендә яңа сезон ачылышына багышланган матбугат очрашуы узды. Анда С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы директоры Ленар Айкаев, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең концерт эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләр буенча ректор урынбасары Елена Хәкимова катнаштылар.

Кунаклар билгеләп үткәнчә, Татарстанның иң эре музыка учреждениеләрендә быелгы яңа сезон бай эчтәлекле булачак. Татарстанның музыка сөюче тамашачысын классик музыка, джаз, эстрада җырчылары концертлары, яңа музыкаль сәхнә куелышлары көтә. 

С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы директоры Ленар Айкаев сүзләренә караганда, октябрь аеның һәр көнендә концерт залында классик музыка җәүһәрләре яңгыраячак. Мәсәлән, 1 октябрьдә тамашачыга Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, мөгаллимнәре “Музыкальное обозрение” Россия гәзитенә 20 ел тулуга багышланган концерт тәкъдим итәчәк. Шул ук көнне, Халыкара музыка көненә багышлап, ТР Дәүләт кыллы квартеты “Татар музыкасы җәүһәрләре” исемле концерт куячак. 2 октябрьдә концерт залы сәхнәсендә ТР Дәүләт симфоник оркестры яңа концерт сезонын ачып җибәрә. Шулай ук бу айда пианинода уйнаучы Софья Гуляк, Аурупа органчылары, Дмитрий Ряхин концертлары, “XXI гасырда танылган дирижерлык осталары” проекты тормышка ашырылачак. “Безнең бүгенге максатыбыз – музыка сөюче тамашачыны концерт залына тарту. Казан элек-электән классик музыканы хөрмәт итә торган тамашачысы белән данлыклы. Хәзерге вакытта бу тамашачыны без берникадәр югалта барабыз. Аның урынына яңа тамашачы әле килмәгән. Алай да безнең концертларга халык кызыксынып йөри. Алга таба без музыкаль культураны киң катламга танытырга уйлыйбыз”, - диде Ленар Айкаев.

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең концерт эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләр буенча ректор урынбасары Елена Хәкимова, үз чиратында, консерватория әзерли торган чаралар белән таныштырды. 2010 елның башында консерваториянең опера студиясе “Татарика” оркестры белән берлектә татар телендә “Башмагым” спектаклен тәкъдим итәчәк. 22 октябрьдә узачак бу спектакльдә баш рольләрне Филүс Каһиров, Артур Исламов һәм Айгөл Хәйри башкарачак. Николай Гогольнең 200 еллыгына концерт заллары һәм музыка театрлары сәхнәсендә Казан композиторы Елена Анисимова куйган “Вий” операсы күрсәтеләчәк. Яңа сезонда Петр Чайковский, Салих Сәйдәшев һәм башка танылган композиторларының юбилей кичәләре узачак. 2010 елда Казан консерваториясенә һәм Казан фортепиано мәктәбенә 65 яшь тулу уңаеннан да зур чаралар үздыру планлаштырыла.

 30 сентябрьдә, Халыкара музыка көненә багышлап, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге Дәүләт эстрада-симфоник оркестры Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үзенең чираттагы концерт сезонын ача. Бу турыда матбугат очрашуында  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, сезон дәвамында октябрь-май айларында ТР Дәүләт халык кораллары оркестрының күп кенә концерт программалары тәкъдим ителәчәк. Октябрь аенда филармоня залында Виктор Третьяков коцерты узачак. Ноябрь аенда татар музыкасы тамашачысы Башкортстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрованың концертын тыңлый алачак. 30 октябрь-13 ноябрь айларында ТР Дәүләт халык кораллары оркестры Көньяк Кореяга гастрольләргә китәчәк. Ноябрь аенда милләттәшләребезне Хәния Фәрхи, декабрь аенда Салават үз концертларына чакыра. 2 ноябрьдә татар халык музыкасын сөючеләр игътибарына танылган халык җырчылары Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалованың уртак концерты тәкъдим ителүе сезон өчен яңалык булып торачак. Декабрь аенда филармониядә “Филармониада” II Халыкара музыка сәнгате фестивале үткәрелә.

15 февральдә Илһам Шакиров филармония залында үзенең 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат концертын бирә. Кадим Нуруллин ассызыклап үткәнчә, музыка сөючеләрне әле бик күп сюрпризлар көтә. Филармониядә буласы чаралар турында www.tgf-rt.ru рәсми сайты җиткереп торачак.      

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100