Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2 нче татар гимназиясе укытучысы туган тел укытучыларының бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
23 ноябрь көнне Казанның КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Зилә Зөфәр кызы Батырова Махачкала шәһәрендә узган Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган Туган тел укытучыларының XVIII Бөтенроссия мастер-класс фестиваль-бәйгесендә «Укытучы-патриот» номинациясендә 1 нче урынга лаек булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финал этабы Дагыстандагы «Россия — минем тарихым» тарихи паркында узган. Бәйге финалында Россиянең 15 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Чечня, Карачай-Черкесия Республикасы, Кабарда-Балкар Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе һәм башка төбәкләрдән педагоглар катнашкан.
Финалистлар авторлык методикасы белән дәрес өзеген күрсәткәннәр һәм милли костюмнарны тәкъдим иткәннәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз