news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 2 нче балалар поликлиникасында намаз бүлмәсе ачылды

Казанның 2 нче балалар поликлиникасында намаз бүлмәсе ачылды
Фото: ТР Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте

Бүген Казанның 2 нче балалар поликлиникасында намаз бүлмәсе ачылды. Бу Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан Татарстанда ачылган унҗиденче гыйбадәт бүлмәсе. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе ярдәмчесе — ТР Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм поликлиниканың баш табибы Марат Мәҗитов катнашты.

Татарстан мөфтие үзенең сәламләү сүзендә хәләл яшәү рәвеше белән бәйле чараларның әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, проект дин тотучылар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Мөфти проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Айдар Шаһимәрдәнов республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә намаз бүлмәләрен төзекләндерү һәм карап тоту чыгымнарын үз өстенә алган мөселман эшкуарлары ассоциациясе инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Габделганиев, үз чиратында, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать урыннарында намаз бүлмәләре ачу буенча инициативасын 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавын искәртте.

«Бу бизнес һәм хакимиятнең кешелек кыйммәтләре өчен бергә эшләү үрнәге», – дип билгеләде Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены.

«Бала авырганда - ә бу һәр гаиләдә була, - ата-ананың аның сәламәтлеге өчен дога кылуыннан да табигый нәрсә булырга мөмкин? Безнең республика – күп конфессияле. Биредә төрле дин кешеләре яши. Һәм аларның бала яныннан ерак китмичә дога кылу мөмкинлеге булу бик мөһим. Борчылу мизгелләрендә бу аеруча мөһим», - диде Фәрит Габделганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot