Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2 меңнән артык татарстанлы «Кадрлар» илкүләм проекты буенча укый башлады
Татарстанда яшәүче 2 009 кеше «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында укый башлады. Якын көннәрдә аларга тагын 1 027 кеше кушылачак. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада иң актив катнашучылар 50 яшьтән өлкәнрәкләр – 284 укучы. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар, эшсезләр, шулай ук өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган ата-аналар арасыннан 331 кеше яңадан белем ала.
Программа хезмәт базарын торгызу буенча ведомствоара эшче төркем тарафыннан расланган 360 кирәкле һөнәрне үз эченә ала. Федераль операторлар сәнәгатьтән һәм хезмәт күрсәтү өлкәсеннән IT өлкәсенә кадәр тармакларны үз эченә алган 80 белем бирү программасы тәкъдим итә.
IT һәм программалаштыру белән бәйле юнәлешләргә, шулай ук сәламәтлек саклау өчен белгечләр әзерләүгә ихтыяҗ зур. 2025 елда республикада яшәүче 5 089 кешене яңадан укыту планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз