news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 мең ришвәт тәкъдим иткән казанлы 60 мең сум штраф түләячәк

Ир-ат исерек килеш автомобиль белән идарә итүдә тотылгач, ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт биреп котылмакчы була

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Югары Ослан прокуратурасы Казанда яшәүче 59 яшьлек Фәнил Зәкиевка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Казанлы РФ Җинаять кодексының 30 маддәсенең 3 бүлегендә, 291 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять җаваплылыгына (ришвәт бирүгә омтылу) тартыла.

Зәкиев июнь аенда исерек килеш руль артына утыра. Югары Ослан авылы янында машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәре туктата һәм ул аның нинди хәлдә булуын күрә. Административ җаваплылыктан котылу максатыннан Зәкиев патруль автомобилендә автоинспекторга 2 мең сум ришвәт бирә һәм беркетмә тутырмавын сорый.

Зәкиев судта үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа 60 мең сум күләмендә штраф түләү карарын чыгарган.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100