news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алдылар, бүген вафат булган Тимур Акулов соңгы әңгәмәсендә мин Татарстаныбыз өчен бик шат дигән.

2 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ильнар Тухбатов

Казанда Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алдылар / Дин әһелләренең, галимнәрнең, язучыларның каберлекләре янында Коръән уку гадәте 2005 елдан бирле үткәрелә.

Төмән районында шигырь яратучылар ярышты / Беренче конкурс район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин тырышлыгы белән Шыкча авыл клубы ярдәмендә оештырылган.

Тимур Акулов соңгы әңгәмәсендә: Мин Татарстаныбыз өчен бик шат / Татарстан Президентының бүген вафат булган элеккеге ярдәмчесе соңгы интервьюсын "Татар-информ" агентлыгына биргән.

Гакыйль Сәгыйров исемендә хәйрия фонды төзелде / Димитровград шәһәрендә татар активистлары Гакыйль Сәгыйровның туганнары белән очрашты.

Хабаровскида “Сабан туе гүзәле” бәйгесендә төрле милләт вәкилләре катнаша ала / Җиңүче кыз Хабаровски өлкәсендә 8 июльдә узачак Сабан туе символы булачак.

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак / Иртәгә республикада аязучан-болтылы һава торышы көтелә.

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар / Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100