news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты журналистларга милли алкалардан йөрергә киңәш итте, Әлкидәге эшмәкәр 265 баш “иске татар аты” нәселле ат тәрбияли.

Минтимер Шәймиев: Лидер булу – катлаулы хезмәт һәм зур җаваплылык / Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Владимир Путинның Казандагы төбәк сайлау штабы активы белән очрашты.

Сөт бәяләре төшсә дә, авыл халкына авырлыкларны сабырлык белән узарга киңәш итәләр / Камияр Байтимеров сөт бәяләре мартта тотрыкланыр дигән өмет бар, дип әйтте.

Татарстанда Фикрәт Табиевны искә алалар / Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып 19 ел эшләгән сәясәтченең шәхси архивы республикада сакланмый.

Игорь Баринов Рөстәм Миңнехановка “Милләтара зарядка 180318” эстафетасын тапшырды / Россия Президенты сайлауларына багышланган эстафета 18 мартка кадәр Россиянең төрле төбәкләрендә узачак.

Татарстан Президенты журналистларга милли алкалардан йөрергә киңәш итте / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туристлар өчен кирәкле продукцияне активрак эшләргә кирәк дип әйтте.

Әлкидәге эшмәкәр 265 баш “иске татар аты” нәселле ат тәрбияли / Фәнис Бакиров атларның нәселен белү өчен, хайваннарның канын анализга тапшырган.

Азәрбайҗанда татар халык ашлары бәйгесендә төрле милләт кешеләре катнашты / Баку шәһәрендә татар халык ашлары көнендә өй токмачы, кош теле, чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, өлеш һ.б. пешергәннәр.

Радиолар киләчәктә татар теленә ихтыяҗны бетермәүне максат итеп куйган / “Татарстан” телерадиокомпаниясе радиотапшырулар хезмәте башлыгы радионың дәрәҗәсе бетмәсен өчен, халык белән берләшеп эшләргә кирәк, дип исәпли.

Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр / Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов әлеге конкурсны үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100