news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 көндә Татарстанда дуңгыз гриппы белән авыручылар саны 2 тапкыр арткан

Бүгенге көндә А/Н1N1/09 пандемик грипп белән авыруның 68 очрагы теркәлгән

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда дуңгыз гриппы буенча эпидемия вәзгыяте көн саен кискенләшә. Югары патологияле грипп белән авыручылар саны көн саен арта.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгенге көндә А/Н1N1/09 пандемик грипп белән авыруның 68 очрагы теркәлгән.
Республиканың 13 территориясендә дуңгыз гриппы белән авыру очраклары ачыкланган, шул исәптә Казанда – 16 очрак, Чаллыда – 8 очрак, Түбән Камада – 23 очрак, Лениногорски һәм Азнакайда - 5 очрак, Әлмәт районында – 4, Аксубай, Нурлат, Алабуга, Чистай, Әлки, Балык Бистәсе һәм Яшел Үзәндә - 1 әр очрак.
Табиблар кискен тын юллары инфекциясе һәм грипп йоктыру рискын киметү өчен халык күп йөри торган урыннарда йөрүне чикләргә, бүлмәләрне даими җилләтергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук кулларны юарга онытмаска киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100