Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Чиләбедә "Нәни энҗеләр" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды, "Нәүрүз" халыкара форумы тәмамланды, Йошкар-Ола Җәмигъ мәчете балаларга Сабан туе оештыра.
Чиләбедә "Татар кызы. Нәни энҗеләр" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды / Киләсе елдан "Ак калфак" оешмасы бөтен төбәкләрдә дә шундый бәйгеләр оештырачак.
Казанда "Нәүрүз" халыкара форумы тәмамланды / Катнашучыларга дәүләти үрнәктәге сертификатлар тапшырылды.
Владислав Третьяк: “Билалетдинов - төгәл сакчы, ышанычлы солдат” / Россия Хоккей федерациясе президенты “Ак Барс” тренеры Зинәтулла Билалетдинов белән бергә җыелма команда өчен уйнауны искә төшерде.
Татарстан мөфтие "Мөхәммәдия" шәкертләренә дипломнар тапшырды / Мөфти Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айда изге гамәлләр кылу хакында нәсыйхәт сүзләрен ирештерде, гыйлем алуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.
Казанның “Черек күл” паркына пар аккошлар җибәрелде / “Аккош күле” балеты геройлары исемнәре кушылган кошларны фотога төшерергә һәм ашатырга мөмкин.
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы август башында узачак / Чарада бер меңләп делегат катнашуы көтелә.
Йошкар-Ола Җәмигъ мәчете балаларга Сабан туе оештыра / Мари Элда Сабан туйлары быел тулысынча спиртлы эчемлекләрсез узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз