news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 июльдә Барнаул шәһәрендә Сабантуй була

2 июльдә Алтай краеның Барнаул шәһәрендә «Урман әкияте» паркында татар-башкорт бәйрәме Сабан туе билгеләп үтелә.

Барнаулда Сабан туе 26нчы тапкыр үткәрелә. Быел ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Алтай краеның 86 еллыгына багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Программага Алтай крае, Себер һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарының иҗади коллективлары чыгышы, халык уеннары, бәйгеләр, көрәш, Алтай крае осталары ясаган сувенир күргәзмәләре кертелгән. Шулай ук «Сабантуй гүзәле» конкурсы да булачак», – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100