news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Яңа елга әзерлек вакытында куркынычсызлык чараларын онытмаска чакырды, Татар блогерлары мәктәбе үз эшен тәмамлады, Татарстанда көчле җил.

 Р.Миңнеханов яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек чорында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты/ Казан яңа елда яллар өчен иң популяр Рссия шәһәрләре бишлегенә кергән, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Татарстан коммерцияле булмаган оешмалары Мәскәү һәм Петербург белән көндәшлек итәргә әзер/ Президент грантлары конкурсында җиңүче лидер төбәкләр рейтингында Татарстан 10 нчы урыннан 3 нче урынга күтәрелгән.

Нияз Игъламов һәм блогерлар Камал театрының авыш түбәсеннән чанада шуып төшергә хыяллана/ Театр блогерлары проекты Россиянең өч шәһәрендә – Новосибирскның “Глобус” театры, Воронежның Камера театры һәм Казанның Камал театрында эшләде. 

Мөфти “Донорлык хәрәкәтенә булышлык өчен” медаленә ия булды/ Ислам дине кан бирүне тыймый, чөнки без кемнеңдер гомерен һәм саулыгын саклап калуга үз өлешебезне кертәбез, – дип билгели Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстанлыларга начар һава шартларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә/ Бүген һәм иртәгә республикада бозлы яңгыр, көчле җил һәм бозлавык көтелә.

4 декабрь төнендә Айның Җиргә якынлашуы көтелә/ Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып тоелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100