news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген Казан Кремле Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, Рус гаскәре Аустерлицта җиңелгән көн. 2D-рәссамнар һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). 2 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Казан Кремле – Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең уникаль һәйкәле. Кремльдә беренче таш корылмаларны чама белән XII гасырда торгыза башлаганнар, ләкин гомуми комплекс 1552 елга кадәр агач булып калган. Аның территориясендә хан сарае һәм мәчетләр барлыкка килгән.

Казанда хан заманындагы корылмалар сакланмаган. Шәһәр алынганнан соң, Иван Грозный Кремльне үзгәртеп кору өчен Псковтан төзүчеләр чакырган. Алар тарафыннан кальга диварлары һәм манаралары корылган. 1675 елның сан алу кенәгәсендә күрсәтелгән 13 манарадан бүген 8е сакланган. Алар арасында Кремль символы – Спас манарасы, камалыш вакытында су алырга мөмкин булган яшерен чыганак хөрмәтенә аталаган Тайницкая манарасы, Преображение манарасы һәм башкалар. Сөембикә исемен йөрткән күренекле авыш күзәтү манарасы XVII гасырда төзелгән булырга мөмкин.

1555 елда Успение соборы үрнәгендә төзелгән Благовещение соборы – Казанның иң борынгы таш бинасы. Ул чама белән Кол-Шәриф җәмигъ мәчете урынында булган. 

Татарстанның төп Кол Шәриф мәчетен Кремльнең башка өлешендә төзиләр – тарихи алмашлыкны торгызып, мәһабәт бина 2005 елда ачылган. Шулай ук Кремль территориясендә 1917 елдан соң җимерелгән Спас-Преображение соборы урнашкан.

Кремльнең административ биналарына, шулай ук, эш урыннары бинасы һәм гаупвахта бинасы керә. Хәзер Губернатор Сараенда ТР Президенты резиденциясе урнашкан; Казан Кремле – туристлык объекты гына түгел, республиканың гамәлдәге административ үзәге дә.
Бүген Казан Кремле өлешчә реставрацияләнгән урта гасырлар кальгасы буларак саклана. Кремльнең гомуми мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил итә. Диварларының әйләнәсе 1800 метр чамасы. Шәһәрнең тарихи үзәгендә археологик казулар, төзү эшләре алып барылса да, архитекторлар борынгы шәһәрнең кабатланмас сурәтен сакларга тырышалар.

Россиядә:

1805 елда рус гаскәре Аустерлицта Австрия армиясенә җиңелгән. Бу бәрелешне тарихта “өч император көрәше” дип атаганнар (император Наполеон I армиясенә каршы Австрия императоры Франц II һәм Россия императоры Александра I үз көчләрен берләштергән булган). Союздашлар гаскәре белән Михаил Кутузов җитәкчелек иткән.

Бу бәрелеш тарихта аз санлы, әмма уйланылган хәрби алымнар белән дошман армиясен юкка чыгаруның ачык мисалларының берсе. Наполеон I дошман җитәкчеләренең алга таба нинди адымнарга барасын күзаллап кирәкле вакытта кирәкле карар кабул иткән һәм җиңеп чыккан. Союздашлар армиясе сугышта 27 мең кеше (аларның 21меңе руслар) югалтса, французлардан 9-12 мең кеше һәлак булган. Бу бәрелештән соң император Франц сугышны дәвам итүне мәгънәсез дип тапкан һәм союздан чыккан, ә рус гаскәре зур югалтулар белән көрәшне дәвам иткән.

Бүген Россиядә рәсми булмаган Банк хезмәткәре көнен бәйрәм итәләр. Аны 2 декабрьдә билгеләп үтүнең ике сәбәбе бар. 1990 елда РСФСРда “Россия Федерациясенең үзәк банкы турында” һәм “Банклар һәм банк эшчәнлеге турында” закон кабул ителгән. Бәйрәм рәсми теркәлмәсә дә, банк җитәкчелеге, гадәттә, бу көндә үз хезмәткәрләренең эше әһәмиятен билгеләп үтә.

Дөньяда:

1971 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә милли бәйрәм. Бүген анда бәйсезлек көне билгеләп үтелә.

Бүген Халыкара 2D-рәссамнар: компьютерда яссы рәсем ясау осталары көне. Хәзер киң таралган компьютер уеннарын нәкъ менә алар уйлап чыгарган. 2 декабрьдә компьютер уеннарын ясаучылар, икеүлчәмле графика белән эшләүчеләр, мультипликаторлар, архитекторлар, сайт ясаучылар, ягъни бу эш белән аз гына бәйле һәркем бу көнне үзенең һөнәри бәйрәме дип атый ала.

Бәйрәм көнен сайлау елдагы айлардан бары декабрь генә “D” (December) хәрефенә башланганы белән бәйле. Шуңа күрә икеүлчәмле һәм өчүлчәмле графика белән эшләүчеләр 2нче һәм 3нче декабрь көннәрен үзара бүлешергә булганнар.

Беренче “тере рәсемнәр” XIX йөзнең ахырында ук барлыкка килгән. Бу кешеләр үзләренең 2D-рәссамнар булганнарын белмәгәннәр дә. Бу факт дөньяда 3D рәсем ясау мөмкин билгеле булгач кына ачыкланган.

Туган көннәр:

Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,

Фәнис Мөсәгыйтов 1966 елның 2 декабрендә Арча районының Казанбаш авылында туып-үскән. Ике югары белеме бар. Мәктәптән соң киләчәктә балалар укыту теләге белән Казан дәүләт педагогика университетының физкультура факультетын, аннары Санкт-Петербург дәүләт инженер-экономик университетының экономик факультетын тәмамлый. Беренче эш урыны “Максат” фирмасының Вице-президенты.
Кәрим Тинчурин театрына килгәнче ул 2001 елда Татар яшьләр театрында директор булып эшләгән. 2002 елдан бүгенге көнгә кадәр Кәрим Тинчурин театрында директор вазыйфасын башкара. Ул актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештыра, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куя. Төрле төбәкләр, республикалар белән тыгыз элемтәдә торып, татар сәнгатен, татар театрын пропагандалауда зур роль уйный.

Әнвәр Хәйри, тулы исеме Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин — татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты (2004).

Әнвәр Хәйри 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туган. 1966 елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлаган. 1967—1973 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укыган. 1974-1991 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт иткән.

1996 елдан Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырылган һәм сирәк китаплар, борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт иткән. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, Ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыткан.

Әнвәр Хәйри үз китаплары өчәү: Алар – “Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы”, “Ислам дине бәйрәмнәре”, “Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре”.

Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстафадел-әхбар...”, Ризаэддин Фәхреддиннең “Болгар вә Казан төрекләре”, шул ук галимнәрнең хәзерге телгә күчерелгән әсәрләреннән – “Ислам дине—нинди дин?”, “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр”, “Тәрбияле бала”, “Әһле гыяль”, “Шәкертлек әдәпләре”, “Укыту кагыйдәләре”, “Тәрбияле ана”; шуларга өстәп, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, 3. Камали, Галимҗан Ибраһимов, Гали Акыш, Г. Сөләйман, Низаметдин һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Әнвәр Хәйри тарафыннан тәрҗемә ителеп матбугатта басылган.

2005 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 елның 20 июлендә Әнвәр Хәйри Казанда вафат булган.

Хәй Вахит, чын исеме Габделхәй Каюм улы Вахитов –татар драматургы, шагыйрь, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1918 елның 2 декабрендә Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаган. 1937-1940 елларда Казанда сәнгатьләр техникумында укыган. Башыннанн ахырына хәтле Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Сугыштан соң Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетын тәмамлаган. 1956–1958 елларда Мәскәүдә югары әдәби курсларда укыган.

Хәй Вахитнең 1938-1939 елларда “Сорыкортлар” исемле пьесасы һәм “Дулкыннар” дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. Язучы шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм, халык иҗаты әсәрләренә нигезләп, поэмалар да язган. Ләкин Xәй Вахитны драматургия жанры таныта. Аның “Беренче мәхәббәт” (1960), “Кайда соң син?” (1963), “Соңгы хат” (1966), “Туй алдыннан” (1969), “Ике килен-килендәш” (1976) һәм башка әсәрләре театр сәнгатендә зур уңыш яулаган.

Хәй Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның “Самат”, “Дим буенда”, “Җиһангир”, “Наёмщик” дигән опера либреттолары һәм “Мәхәббәт җыры”, “Кияүләр” исемле музыкаль комедияләре бар.

1956 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1960 елда “Беренче мәхәббәт” драмасы өчен Хәй Вахит Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган. Татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәй Вахитка 1968 елда Татарстанның, ә 1978 елда “Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исемнәре бирелгән.
Хәй Вахит 1978 елның 7 июлендә вафат булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100