news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
2 айда Татарстанда икътисади юнәлешле 1,9 меңнән күбрәк җинаять эше ачыкланган
Суд органнарына 365 җинаять эше буенча материаллар җибәрелгән, 148 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган
Скопировать ссылку
(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Соңгы 2 айда Татарстанның хокук саклау органнары икътисади юнәлешле 1,9 меңнән күбрәк җинаять эшен ачыклаган, шуларның күпчелеге, 1,6 меңе, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә кергәнгә, өстәмә тикшерү таләп итә. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Кадыйров белдерде.
Аның сүзләренчә, быел суд органнарына 365 җинаять эше буенча материаллар җибәрелгән, 148 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Алар салган 175 млн. сум зыянның 97 процентын, ягъни 170 млн. сумын таләп итеп алу мөмкин булган.
Былтыр исә икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча подразделениеләр хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның 19,4 меңнән артык мөрәҗәгате тикшерелгән. Аларның күпчелеге мошенниклыкка, шул исәптән төзелеш һәм финанс пирамидаларына, үтәлмәгән килешү таләпләренә, түләнмәгән хезмәт хакларына, законны бозып комарлы уеннар оештыручылар эшчәнлекләренә карый.
Гомумән, 2009 елда икътисади юнәлешле 10,1 меңнән артык җинаять эше ачыкланган, аларның 7,3 меңләбе, өстәмә тикшерү өчен, криминаль милиция карамагына тапшырылган. “Алардан 5,3 меңгә якын җинаять эше авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, ә 2,4 меңе зур һәм аеруча зур күләмле җинаятьләр категориясләренә керә, шулар буенча суд органнарына 4,5 меңгә якын җинаять эше тапшырылды һәм 1,5 меңнән артык кеше җинаять җаваплылыгына тартылды, алар салган 1,29 млрд. сумлык зыян кайтарылды”, - дип шәрехләде Р.Кадыйров ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында барган брифингта.
Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең оешуына 16 мартта 73 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада идарә җитәкчесе урынбасары искәрткәнчә, гражданнар һәм элек эчке эшләр органнарында эшләп киткәннәрнең ярдәме шушы уртак эштә аеруча сизелерлек. Быел министр Әсгать Сәфәровның “Аңлашу аша – хезмәттәшлеккә” шигаренә ярашлы итеп эш итәргә өндәвен искәртеп, Рөстәм Кадыйров гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен “ышаныч телефоннары”н җиткерүне үтенде: өлешеннән йорт салучылар мәсьәләләре буенча 291-32-59, кара һәм төсле металл буенча 291-23-00 телефоннары буенча шалтырату сорала; ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының аноним “ышаныч телефоны” – 291-20-02.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot