Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Коръәнне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыеналар, Интертаттагы “Халык җырчысы” бәйгесенең беренче финалисты ачыкланды.
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турларына 5500 лауреат узган / Унсигезенче "Созвездие-Йолдызлык" фестивале “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза, барлык катнашучылар да миллиончы дип санала.
“Зәкят” хәйрия фонды аутизм белән авыручы балаларга бәйрәм чарасы оештырды / Чарага фонд каршындагы инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.
Өлешчә яраксыз дип табылган егетләргә армиягә бару мөмкинлеге бирелә / Армиягә барырга теләүчеләр, сәламәтлекләре яхшыруын раслаганнан соң, хәрби комиссариатка килергә тиеш.
Газга көйләнгән машиналарга транспорт салымы кимергә мөмкин / Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала, диде Рамил Сәхәпов.
Коръәнне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыеналар / Бүген Казанга Ливан, Мисыр, Сирия, Ирак, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркиядән һ.б. илләрдән абруйлы һәм танылган галимнәр җыелды.
Уфада "Ел укытучысы" бәйгесендә татар теле укытучылары былтырга караганда азрак булган / 2017 елда “Ел укытучысы”на 23 татар теле һәм әдәбияты белгече килгән, быел 14 педагог көч сынашкан, арада ир-егет укытучылар булмаган.
Тарихта беренче тапкыр Крокодил Гена турында повестьне татарчага тәрҗемә иттеләр / Фәйрүзә Мөслимова тәрҗемә иткән “Крокодил Гена һәм аның дуслары” китабы Татарстан китап нәшриятында апрельдә дөнья күрәчәк.
Интертаттагы “Халык җырчысы” бәйгесенең беренче финалисты ачыкланды / 25 мартта “Интертат” сайтында “Халык җырчысы” бәйгесе башланды.
Латвия татарлары җәмгыяте җитәкчесе мәктәпләрдә рус телендә укытуны тыюга каршы / Ринат Ахунов фикеренчә, Латвия белән Россиянең милли азчылыклар теленә карата сәясәте симметрик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз