news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

2-7 март көннәрендә информатика белән кызыксынучы укучылар арасында республика сменасы уза

Ул яшь программистларның XIV конкурсына әзерләнү кысаларында укучыларның һөнәри ориентлашуына һәм иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итүне максат итеп куя

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Быел да “Байтик” компьютер лагере базасында 2-7 март көннәрендә информатика белән кызыксынучы 9-11 нче сыйныф укучылары арасында республика сменасы уза. Ул яшь программистларның XIV конкурсына әзерләнү кысаларында укучыларның һөнәри ориентлашуына һәм иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итүне максат итеп куя.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган рәсми хәбәрләргә караганда, лекцияләрне һәм практик дәресләрне республика вузлары һәм “Мәгарифтәге информацион технологияләр үзәге” хезмәткәрләре алып барачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100