Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1994 елда нәшер ителгән иске китаплардан укытабыз - Камышлы мәктәбе директоры
Самара өлкәсе татар мәктәпләре директорлары милли мәгарифкә төп проблемалар дип кадрлар һәм китаплар җитмәүне атый.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Самара татарларының “Бердәмлек” газетасы Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашкан укытучыларның татар телендә белем бирүгә карата фикерләрен тәкъдим итә.
Похвистнево районы Гали авылы мәктәбе директоры Мөхтәр Алтынбаев мондый зур җыелышта беренче тапкыр булуын белдерде: “Казанның Иннополис һәм Арча районнарының мәгариф уку йортлары тәҗрибәсе, презентацияләре күрсәтелде, милли мәгариф буенча мастер-класслар, күргәзмәләр тәкъдим ителде. Казаннан: “Өлкәбездә дә татар теле укытылган мәктәп директорлары, укытучылары өчен шундый зур җыелышлар үткәрергә кирәк”, — дигән фикер белән кайттым. Бу безгә тәҗрибә алышу өчен мөһим. Интернеттан, төрле әсбаплардан алган мәгълүмат бик “коры” була, ә менә хезмәттәшләрең белән күзгә-күз очрашып, борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү яхшы нәтиҗәләр бирә.
Кайбер ата-аналар каршы килсә дә, мәктәбебездә татар теле дәресләрен укытуны туктатканыбыз юк. Мәктәптән тыш чаралар да ана телендә үткәрелә, шуңа да балалар милли мәдәният, гореф-гадәтләребезне сабый чактан белеп үсәләр. Шулай да, проблемалар юк түгел. Шуларның берсе — яшь белгечләр булмавы. Татар теле укытучыларыбыз олыгаеп бара, ә ике телне дә камил белгән югары белемле яшь белгечләр юк”.
Камышлы мәктәбе директоры Айсылу Каюмова да мондый чаралар регионнарда татар телен укыту эшенә шактый зур ярдәм күрсәтә, дип белдерде.
“Казанның 2нче санлы татар гимназиясенә экскурсия аеруча истә калырлык булды. Янәшәсендәге “Балакай” балалар бакчасы белән бергә ул Милли мәгариф үзәген тәшкил итә. Сабый бакчадан, башлангыч сыйныфтан ук татарча уйлап, фикерләп, саф татар телендә сөйләшеп үсә.
Гимназиядә укучылар өчен танылган татар рәссамнары белән очрашулар үткәрәләр, аларның иҗат җимешләре күргәзмәләрен оештыралар. Мин моны да тамгалап куйдым. Өлкәбезнең “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат ага Надыйров – мәктәбебезне алтын медальгә тәмамлаган беренче укучы. Ул үрнәк итеп куярлык шәхес. Азат ага белән сөйләшеп, аны балалар белән очрашуга чакырырга, рәсемнәр күргәзмәсен оештырырга ниятлибез. Семинар кысаларында тәкъдим ителгән дәреслекләр, укыту әсбаплары күргәзмәләре дә яхшы тәэсир калдырды.
Камышлы мәктәбендә 1994 елда нәшер ителгән иске китаплардан кулланабыз, яңалары күптән кайтарылганы юк. Татарстан мәгариф министр¬лыгында: “Самара өлкәсенә 500 данә дәреслек җибәрәбез”, — дип ышандырдылар. Бәлки безгә дә шуннан өлеш чыгар, дип өмет итәбез. Казаннан үзебезнең балалар бакчасына “күчтәнәч” — татар телендә китаплар алып кайттым.
Әлегә кадәр ана теле дәресләре Камышлы авылы мәктәбендә факультатив рәвештә укытылса, быелдан ул уку программасына кертелде. Семинарда күреп, ишетеп кайткан яңалыклар белән укытучыларыбызны да таныштырдым һәм бу мәгълүматларны хезмәтебездә, һичшиксез, кулланачакбыз”.
Фотода Камышлы мәктәбе директоры Айсылу Каюмова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз