news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1966 елда Нобель премиясе кандидатлары арасында шагыйрә Анна Ахматова да булган

Шагыйрә бу мактаулы бүләк исемлегенә ике тапкыр эләккән.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). 1966 елда Нобель премиясе лауреатлары әдипләр Нелли Закс һәм Шмуэль Агнон урынында рус шагыйрәсе Анна Ахматова була алган. Премия тапшырылганда Нобель премиясе кандидатлары исемлеге 50 елга яшерелә. Дүшәмбе көнне премияне бирүче Швед академиясе үз сайтында 1966 елда төзелгән документларны халыкка игълан иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

1966 елда Берлинда туган шагыйрә Нелли Закс һәм язучы Шмуэль Агнон әдәбият өлкәсендә тапшырыла торган премияне үзара бүлешә. Бу бүләк аларга “яһүд халкының язмышын тикшереп язылган лирик һәм драмтик әсәрләр өчен” һәм “яһүд халык мотивлары тәэсирендә язылган оригиналь хикәяләү осталыгы” өчен бирелә.

Швед академиясе игълан иткән архив документлары буенча ул елны премияне берничә рус шагыйре дә ала алган. Алар - Анна Ахматова, Константин Паустовский һәм Владимир Набоков.

Шулай ук 1966 елда кандидатлар гына булып калып, әмма премиягә соңрак барыбер лаек булган Сэмюэль Беккет, Пабло Неруда, Генрих Бёлль һәм Ясунари Кавабата исемнәрен дә табарга мөмкин.

Ахматова кандидатурасының 1965 елда шулай ук каралган булуы билгеле. Әмма ул елны “Россия тарихының хәлиткеч вакытында Дон казакларының тормышын тулысынча ачып бирә алганы өчен” премия Михаил Шолоховка бирелә.

Анна Ахматова (Горенко) 1889 елның 23 (11) июнендә Одессаның Зур Фонтан шәһәрендә туа. 1910 елда шагыйрь Николай Гумилевка кияүгә чыга. 1912 елда аның улы Лев Гумилев туа. Ул соңрак танылга тарихчы һәм этнограф була. Анна Ахматованың беренче шигырьләре 1904 елда языла, ә даими рәвештә ул матбугатта 1911 елдан басыла башлый. Шагыйрә 1966 елда вафат була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100