Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1920 елның 25 июне: Татарстан иҗтимагый-сәяси корылышы нигезләрен билгеләгән тарихи этап
25 июнь – республикабыз тарихында бик мөһим дата. 106 ел элек бу көнне яшь автономиядә бөтен хакимият Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Вакытлы Революция Комитетына тапшырыла, аны Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкли. Бу көн 1920 елның 27 маенда тарихи Декрет белән игълан ителгән республикабызның яңа дәүләт статусын гамәлгә кертү көне булып санала, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Бу вакыйга республика хакимият органнарын формалаштыруга башлангыч бирә, шуларның беренчесе Үзәк Башкарма Комитеты була. Хакимиятне тапшыру тантанасы Советларның Беренче Йорты бинасында – генерал Сандецкий йортында уза, хәзер анда Дәүләт сынлы сәнгать музее урнашкан.
Алты ел элек, 2020 елның 25 июнендә, әлеге мөһим вакыйганың 100 еллыгы уңаеннан бина фасадында мемориаль такта ачылды.
Тарихка мөрәҗәгать итсәк, ТАССР барлыкка килү процессы берничә этапта барган. 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының яңа автономия чикләрен билгеләгән уртак Декреты имзалана. Әлеге документ республика тарихында яңа этапка башлангыч бирә. Аңа Халык Комиссарлары Советы рәисе Владимир Ленин, Бөтенроссия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Михаил Калинин һәм Бөтенроссия Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Авель Енукидзе үз имзаларын куйган.
«Идел буе территориясендә яшәүче халыклар үз телләр өйрәнүдә һәм мәдәниятләрен үстерүдә һәрвакыт дәүләт ярдәменә омтылды, бу Россиянең киләчәге турында җитди бәхәсләр нәтиҗәсе булды, – дип сөйли Дәүләт Советының беренче-җиденче чакырылыш депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Декретка кул куелганчы булган алшартлар һәм вакыйгалар турында. – 1920 елның 27 маендагы Декрет төп вакыйга булды, ул үзбилгеләнүгә юл ачты һәм халыклар үсеше өчен нигез салды. Казан губернасы зур була, һәм аның нигезендә 54% татарлар яшәгән җирдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оештырыла, анда халыкларның һәм аларның туган телләренең тигезлеге принциплары игълан ителә. Россия составында республика төзү линиясен яклаучы эшлеклеләр арасында танылган татар сәясәтчеләре дә күп була. Бу чор – тарихи вакыйгаларның берсе, без хәзер яши торган республиканың иҗтимагый-сәяси корылышына башлангыч булды».
Марат Галиев сүзләренә караганда, ул вакытта халыклар һәм телләр тигезлеген игълан итү эшнең башы гына булган, моны тормышка ашыру күпкә катлаулырак булып чыккан. Вакыт катлаулы була: Гражданнар сугышыннан соң ил ачлык һәм җимереклек хәлендә була (1920-1923 еллар). «Икътисади һәлакәткә карамастан, ТАССР игълан итү турындагы Декрет халыкларга үз-үзләрен үстерү өчен мөмкинлек бирде. Башкарма хакимият органнары эшли башлады, Үзәк Башкарма комитеты төзелде», – дип билгеләп үтте Марат Галиев.
Марат Галиев ассызыклаганча, Татарстан үсешенең яңа баскычына чыккан 1990 ел 1920 елга тиң әһәмиятле тарихи вакыйга булып тора. Республиканың яңа тарихында, ул вакыттагы кебек үк, төрле карашлар булган, әмма бөтен халык тарафыннан сайланган беренче Президент, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның барлык халыкларның үзара мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә юнәлтелгән сәясәте халык тарафыннан хуплау тапты. «Шуңа күрә 1920 елның 25 июнен һәм 1990 елның 30 августынбүгенге Татарстан тарихында ике төп башлангыч этап дип карарга мөмкин», – дипб елдерде депутат.
Дәүләт Советы Аппаратының Оештыруидарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Мария Краснова сүзләренә караганда, ТАССРны оештыру турындагы Декрет күчермәсе һәм Хакимиятне тапшыру акты Дәүләт Советының Парламентаризм музеенда саклана. «1920 елның 27 маенда Декрет юридик акт буларак имзалана, ә 25 июньдә ул закон яссылыгыннан гамәли тормышка ашыру өлкәсенә күчә, губерна башкарма комитеты вәкаләтләре ТАССРның Вакытлы Революция Комитетына тапшырыла», – дип аңлатты ул.
ТАССРны оештыру дәүләтчелекне торгызуның тарихи актына әверелгән, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда хәлиткеч роль уйнаган. Кыска гына вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-мәгариф база булдырылган, ул республиканың бүгенге уңышларының нигезе булып тора.
Дәүләт Советының ВКонтакте һәм МАКС мессенджерындагы рәсми аккаунтларында әлеге әһәмиятле датага багышланган «Бер экспонат тарихы» проектының чираттагы чыгарылышы урнаштырылган. Карарга чакырабыз.
Видео: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз