Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
19 яшьлек әлмәтленең мәетен баздан тапканнар
Фаразларга караганда, үлем криминал белән бәйле, чөнки егетнең муенында пычак эзе бар.
(Әлмәт, 14 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 11 мартта кичке җиденче яртыларда шәхси йортларның берсендә баздан 19 яшьлек егетнең мәетен табалар, дип яза җирле басма.
Экспертлар фаразлавынча, ул 10 сәгатьләп элек үлгән. Ул үзе 8 Март урамында яшәгән, ә үле гәүдәсен Успенский тыкрыгындагы дача йорты базыннан тапканнар. Хәзер тикшерүчеләргә аның дача йортына ничек килеп эләккәнен ачыкларга туры киләчәк.
Фаразларга караганда, үлем криминал белән бәйле, чөнки егетнең муенында пычак эзе бар. Якын арада бөтен экспертизалар үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз