Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
19 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
А.Кузьмин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясен №1 дип атады, Татарстанда барлык мәйданның өчтән ике өлешендә язгы чәчү башкарылган.
Андрей Кузьмин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясен №1 дип атады / tatar-inform.tatar һәм intertat.tatar сайтларына бүген көненә уртача 9-10 мең кулланучы керә.
Хәния Фәрхи исемендәге I төбәкара фестивальнең җиңүчеләре билгеле / Кичә Башкорстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Хәния Фәрхине искә алдылар.
Татарстанда барлык мәйданның өчтән ике өлешендә язгы чәчү башкарылган / Марат Әхмәтов Арча һәм Мамадыш районнарында язгы чәчү эшләре белән танышканнан соң, шундый саннар китерде.
Рамил Төхвәтуллин: «Зәңгәр шәл» спектакле – татарның мәдәни коды / Камал театры үзенең «Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбе проектын "Зәңгәр шәл" спектакле белән төгәлләде.
Миләүшә Хәбетдинова “Әллүки” берләшмәсе төшергән "Имтихан" фильмын “Зөләйха” белән тиңләде / “Татарстан киносына миллиардлаган акча керә, әмма барлык төшерелгән фильмнардан “Зөләйха” фильмын гына сайлый алабыз. Калган кинолар – клип”, - ди ул.
Кыргыз Аяна Исаева: Мәктәптә татар теле дәресләре нәтиҗәсендә бүгенге уңышларга ирештем / "Минем өчен бу төбәкнең теле һәм мәдәниятен белү мөһим иде", - ди кыргыз кызы.
Шәймиев: Әнәктә минем исемдәге парк проекты – яшь архитекторларның фантазияләре / Татарстан Дәүләт Киңәшчесе туган авылында булдырырга тәкъдим ителгән “яшел зона” эскизын Остап Бендер фантазиясе белән чагыштырды.
М.Сәфәров: Интернет версиядән файдалансыннар, ләкин басма матбугатны корбан итеп түгел / Интернет һәм басма матбугат бер-берсенә көндәш булырга тиеш түгел, дип саный баш мөхәррир.
Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс Банк" Казан марафонында йөгерергә чыгачак / Татарстан Президенты өч километрлы дистанциядә катнашырга планлаштыра.
Бүген журналист конвергент булырга тиеш – Уфаның “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире / Фаил Фәтхетдинов фикеренчә, татар матбугаты үсеше журналистлардан гына тормый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз