Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
19 майда Вахитов районында су өлешчә бирелмәячәк
Нәтиҗәдә, 4 йорт 21 сәгатькә сусыз калачак
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, 19 май көнне иртәнге 9.00 сәгатьтә Казанның Вахитов районындагы 4 йортына су бирү туктатылачак:
Межлаук ур., 20а;
Г.Камал ур., 24а;
Г.Тукай ур., 3 нче һәм 5 нче йортлар.
Икенче көнне, ягъни 20 майда иртәнге 6.00 сәгатьтә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе яңадан су бирә башлауны вәгъдә итә.
Межлаук урамында яңа суүткәргечне системага ялгау сәбәпле вакытлыча китерелгән уңайсызлыклар өчен «Водоканал» казанлылардан гафу үтенә һәм алдан ук су җыеп куярга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз