news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

19 майда Горький паркында бушлай мастер-класслар үтәчәк  

SKILLS BAZAAR дип исемләнгән чарада сәгать 10 нан 18.00 гә кадәр һәркем үзен сынап карый ала.

19 майда Горький паркында бушлай мастер-класслар үтәчәк
 
архив

(Казан, 14 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 19 май көнне Казанның М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында Skills bazaar мәйданчыгында 20 остаханәдә бушлай мастер-класслар узачак. Бу хакта "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган брифингта ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Әлеге чара һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты алдыннан уздырыла. "Биредә һәркем үзен флорист яки столяр һәм башка һөнәрләрдә сынап карый алачак", - диде Рафис Борһанов. Мастер-класслар сәгать 10 нан 18.00 гә кадәр уздырыла.

SKILLS BAZAAR быел икенче тапкыр оештырыла. Былтыр бу осталык ярминкәсенә 12 меңнән артык кеше килгән булган.

Биредә кулинария, мобиль робототехника, кул эшләре, күн сәнгате, флористика, плитә белән тышлау, эретеп ябыштыру, лазер технологияләре һәм башка юнәлешләр буенча үзеңне сынап карарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100