news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

19 май - Татарстан матбугаты көне//ФАТЫЙХ КӘРИМИ ҺӘМ «ВАКЫТ» ГАЗЕТАСЫ//22 май, №18

Фатыйх Кәриминең 1906-1917 елларда Оренбургта Шакир һәм Закир Рәмиевләр наширлегендә чыккан “Вакыт” газетасының баш мөхәррире булганлыгы мәгълүм.

Әлеге эшчәнлеге башланган чорда Мөхәммәтфатыйх Гыйльман улы Кәримов (1870-1937) төрки-татар дөньясында танылган шәхес була. Ул мәдрәсәләрдә традицион дин белемен, гарәп һәм фарсы телләрен үзләштерә, имам-мөдәррислеккә имтихан бирә. Төркиядә “Мөлкия” югары мәктәбендә госманлы һәм француз телләрен өйрәнә. Оренбург төбәгендә, Гани Хөсәенов белән берлектә, җәдит-яңача укыта торган укытучылар хәзерли торган курслар оештыра һәм укыта. Әтисе исеменә сатып алынган басмаханәдә татарча китап басу эшен башлап җибәрә. Шулай итеп, Ф.Кәрими, татар халкының алдынгы карашлы укымышлылары белән берлектә, татар тормышын яңартуда төп көч булып торган уку-укыту, мәгариф-мәдәният, фән-техника өлкәсендә яңалыкка юл яру өчен, күп энер-гия сарыф итә, бу юнәлешнең танылган идеологы булып җитешә.

Татар тормышын, уку-укыту мәсьәләләрен, гаиләдәге мөнә-сәбәтләрне яңартырга кирәк дигән фикерен Кәрими сәнгатьчә эшләнеше югары дәрәҗәдә булган әсәрләрендә дә тасвир итеп, сурәтләп күрсәтә.

Шушы ук вакытларда Ф. Кәрими Шакир Рәмиев белән бергә Европа илләрендә булып, анда яшәгән халыкны, аларның тормы-шын, уку-укыту, әдәбияты-мәдәниятен, фән-техниканың торышын үз күзләре белән күреп кайтканнан соң, “Ауропа сәяхәтнамәсе” дигән күләмле әсәрен яза (1902). Аннан соң “Кырымга сәяхәт” языла (1904).

Менә шушы һәр яктан хәзерлекле, белемле, киләчәккә тирән ышанычы, олуг идеаллары булган һәм аларны тормышка ашырырга көчле теләге булган Ф.Кәрими 1906 елның 21 февраленнән “Вакыт” исемле газетаның баш мөхәррире вазифасын үти башлый.

“Вакыт” газетасы басыла башлаган көненнән үк диярлек, Г.Ту-кай тарафыннан “йөгерек ат” дип бәяләнә. Бодай диелә: “Тәрҗеман” газетасы, ялгыз чапканда, үз койрыгыннан алда килә торган ат шикелле, безнең күзебезгә һаман алда төсле күренә иде. Ләкин, хәмедләр улсың, хәзер мәйданга “Таң йолдызы”, “Вакыт”, “Фикер” шикелле тагы да йөгерек атлар төште. Без “Тәрҗеман”ны шулар скачкасына кушып карадык. Шунда кем алда, кем артта икәнен күрдек” (“Тәрҗеман”ның татарларга галәкасы”, 1906, 26 ноябрь). Шулай итеп, 1905 елның 26 ноябрендә Җаек-Уральскида чыга башлаган “... патша хөкүмәте сәясәтенә оппозициядә тора, һәр төр кадимчелекне, искелекне ачы тәнкыйть итә” торган “Фикер”не (Рәми, Даутов, 2001:275), Казанда 1906 елның 18 маеннан басыла башла-ган “... бәхәстә телле-тешле гәзитә булып, компромиссыз фикерләре, бәяләмәләре белән таныла” торган “Таң йолдызы” (Рәми, Даутов, 2001:226) һәм Оренбургта дөньяга килгән “Вакыт” газетасын Г.Тукай бер төпкә җигелеп тарта торган көч итеп күрә.

Ләкин Ф.Кәриминең эшләгән эшләре, иҗат ителгән әсәрләре, тырышып язылган фәнни хез-мәтләре йөгерек ат белән генә чагыш-тырылмый, төрлечә бәяләнә. Йосыф Акчура, Галиәсгар Камал, Фатыйх Әмирхан, Габдулла Тукай тарафыннан язылган мә-каләләрдә берсе икенчесен инкарь итә торган фикерләр дә әйтелә. Г.Тукайның “Тегеннән-шуннан” дигән мәкаләсендә Ф.Кәриминең “Истанбул мәк-түбләре” “халык өстендәге җан азыгы” дип бәяләнә: “... әнә “Ва-кыт” мөхәррире Фатыйх әфәнде Төркиядәге вакыйга вә хәбәрләрне, гүя тере җанварлар тоткан кеби, җанлы итеп Кара диңгез аркылы йөздереп җибәргән диярлек фельетоннар яза. Аларны “Вакыт” идарәсендә пешереп, халык өстәленә җан азыгы иттереп куялар... Аннан соң “Вакыт”ның баш мәкаләләрендә милләтне иң йөдәткән, иң аптыраткан мәсьәләләрдә тиешле юллар күрсәтелә” (“Ялт-йолт”, 1912, 22 декабрь, №48).

Ф.Кәриминең “Вакыт” газетасындагы эшчәнлеге дә төрлечә бәяләнә. М.Гайнетдинов, мә-сәлән, болай дип яза: “Оренбургта Шакир һәм Закир Рәмиевләр татарча газета чыгарырга рөхсәт алалар. Аның мөхәррире итеп әдип Фатыйх Кәрими билгеләнә. Татар телендәге беренче карлыгач булып, газета 1906 елның 21 февра-леннән “Вакыт” исемендә чыга башлаган. Бик тиз арада бу газета иң зур абруйлы, тәэсирле, төпле фикерле басмага, көндәлек матбугатыбызның флагманына әйләнә һәм шул сыйфатларын җуйма-ган хәлдә, ару-талуны белмәгән Ф.Кәрими мөхәррирлегендә 1917 елга кадәр чыгудан туктамый” (Гайнетдинов, 1996, 24). Исмәгыйль Рәми һәм Рәис Даутов тарафыннан туплап басылган “Әдәби сүзлек”тә дә, асылда, шушы ук фикер әйтелә: “Вакыт” - милли-либерал гәзитә. 1906 елның 21 февралендә Оренбургта чыга башлап, барысы 2309 сан чыкканнан соң, 1918 елның 26 гыйнварында тук-татылды. Баш мөхәррире - Фатыйх Кәрими, наширләре - Шакир һәм Закир (Дәрдемәнд) Рәмиевләр. Баштарак атнасына ике-өч тап-кыр, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыкты. Шул чор татар гәзитәләре арасында иң алдынгысы иде. Сәяси мәсьәләләрдә сак һәм үлчәүле тонда язды, дини һәм милли мәсьәләләрдә үз артыннан ияргән милли матбугатка юнәлеш биреп барды. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын бирә, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүдә теләктәшлек күрсәтә, дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклый иде. Бу чорда: “Милли сәүдәне киңәйтергә кирәк, җиргә ябышырга вә сатыла тор-ган җирләрне мөселманнар үз кулларына алырга тырышырга кирәк”, - дип бик күп язды. Эчтәлеге, техникасы, мәкаләләренең теле һәм тематик киңлеге ягыннан иң алдынгысы иде дияргә була. “Басылуы үз типографиясендә иде”, - дип, редакция составындагы таныл-ган журналистлар һәм әдипләр белән дә таныштыра (2001:60-61).

XX гасыр башындагы басмаларны Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте яктылыгында өйрәнүче Н.Нагимов та “Вакыт” газетасының сәяси һәм әдәби юнәлештә булуы, баш мөхәррир Ф.Кәриминең Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте белән бертигез дәрә-җәдә тулаем таныш булуы сәбәпле, газета битләрендә төрки-татар тормышыөчен мөһим проблема яктыртылуы белән бергә, укучыларны дөньядагы яңалыклар белән дә таныштыра бара алуы ассызыклана (Нагимов, 2004: 468-469).

Ф.Кәриминең сәяси хәлләргә, уку-укытуга, мәгариф-мәдәнияткә караган мәкаләләре бүгенге көндә дә абсолют актуаль булып яңгырый. Мәсәлән, 1910 елның 4 февралендә басылган “Рус милләтчелеге” дигән мәкаләсендә автор Россиядә төрле дин әһелләре вә төрле милләт халыклары күп булса да, “Русияне ялгыз православный русларга гына махсус итеп, һәммә инородецларга кырын карау, анларга мөсбәт хокук бирмәү, анларны үгәй бала итеп кара-удан гыйбарәт” булуын ассызыклый. Әлеге мөнәсәбәтнең бүгенге көндә дә нәкъ шулай булуын беләбез. Яисә менә 1912 елның 20 маенда басылган “Уңайсыз хәл-ләремезнең берсе” дигән мәкаләдә болай диелә: “Без, Русия мөселманнарының, башында берничә уңайсыз хәлләр бар. Мисал: никадәр мәктәп вә мәдрәсәләремез мәүҗүд улдыгы хәлдә, бунлара мөгаллим вә мөдәррис йитештерү өчен мах-сус мәктәпләремез вә рәсми шәһадәтнамә алачак урынымыз юк. Никадәр күп руханиларымыз - имам вә мөәзин кеби мәхәллә хадимнәре - мәүҗүд улдыгы хәлдә, бунларның мәгыйшәтләре тәэмин ителмәгән. Мәгариф акчасын хәзинәгә, башка милләтләр илә бертигез бүлдегемез хәлдә, аннан алар нисбәтендә файдалана алмыймыз. Шәргый мәсьәләләр хакында ихтилаф чыкды исә, ихтилафны катыгъ итәрлек дәрәҗәдә фәтва ала торган урынымыз юк. Белер-белмәс һәркем сүзгә катнашып, әфкяре гомумияне чуалтырга башлыйлар. Тел, имля вә әдәбиятымызны юлга куярга тырышыр өчен ясалган бер җәмгыятемез юк. Буның шикелле нәрсәләр тагын да күптер...” Аңлашылганча, бүгенге көндә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга үз ана телләрендә укырга мөмкинлек би-рергә кирәк дип кабатлап йөри торган фикер бит инде бу. Тик, бездән аермалы буларак, Ф.Кәрими иң башта имам, мөдәррис, мөәзиннәрнең тормышын яхшыртырга кирәк дип сүзен башлый.

Яисә менә шул ук 1912 елның 8 сентябрендә “Иске юлдан” дигән имзасыз бирелгән баш мәкаләдә дә, нигездә, шул ук мәгънә күтәрелә: “...җитди хәрәкәт ителгәндә, шул 15-20 ел эчендә бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин булган булыр иде. Русиядә һәр нә кадәр камил хөррият булмаса да, низам вә кануннар бар. Шул ни-зам вә кануннар даирәсендә җыелышлар ясап, милли мәктәпләремезнең программаларын берләштерү, мәктәп китапларын бер ысул-да кабул итү, имля вә язуларымызны төзәтү хакында сөйләшергә мөмкин булачагы шөбһәсез иде. Безләр буны эшләмәдек һәм хәзерендә дә эшләмимез. Шуның өчен дә юаш-юаш иске юлдан барып торудан башка чара юкдыр. Җәмгыять вә җәмәгать эшләренә һәвәс безләрдә һич уйганмый”, - дип, автор нәкъ менә безнең бу өлкәдәге бүгенге көнебез турында яза. Ф.Кәриминең “Вакыт” газетасында һәм “Шура” журналында басылган барлык диярлек мәкаләләре дә менә шулай милли мәсьәлә, Россия мөселманнарында мәктәп, мәгариф, әдәбият вә тәрбия мәсьәләсе, татар тарихы, әдәби тел тарихы, Россиядә инородец мәктәпләре, рус әдәбияты, госманлы төрек әдәби-яты мәсьәләләренә карый, тәрҗемә әсәрләре дә басыла. Беркем дә рисвай ителми, киресенчә, милли хис, милли горурлык, аң-гыйлем, мәдрәсәләребезне алга җибәрү, имам-мөдәррисләребезнең хәлен яхшырту турында гына эзлекле итеп язылып тора.

Илидә БӘШИРОВА,

филология фәннәре докторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot