news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

19 мартта Татарстан фермерлары башлыгы сайланачак

Авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр үзләренең еллык җыелышына әзерләнә

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). 19 мартта республика фермерлары Казанга җыелачак. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча кече һәм урта бизнес вәкилләренең бу көнне X съезды уза һәм анда ТР фермерлары һәм крестьян утарлары берлегенең рәисе, Совет һәм Президиум сайланыр дип көтелә. Шулай ук Илкүләм проект нигезендә эш алып барылган 2007-2009 ел нәтиҗәләренә йомгак ясалачак. ТР фермерлары һәм крестьян утарлары берлеге рәисе Камияр Байтимеров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әнә шул хактагы мәгълүматны җиткерде.
Бүгенге көндә Татарстанда фермерларның саны 9 мең 600 гә җитте. Ә моннан ике ел чамасы элек авылдагы кече эшмәкәрлек армиясен 3 мең 350 чамасы хуҗалык тәшкил итә иде. Камияр Байтимеров узган хуҗалык елында республикада фермерлар тарафыннан 5 миллиард 779 мең 200 сумлык тулаем продукция җитештерелгәнлеген хәбәр итә. Аерым тармак күрсәткечләренә килгәндә, терлекчелек продукциясе җитештерү күләме 14 процентка җитә. “Әмма проблемаларыбыз да шактый. Илкүләмендә фермер һәм крестьян хуҗалыкларын яклау әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Дөрес, соңгы елларда Илкүләм проектлар нәтиҗәсендә безнең тармакның матди-техник базасы шактый ныгыды. Тик хәзер фермерлар өчен кредит алу мәсьәләсе җитди проблема булып тора. Чөнки банклар зур күләмдә залог таләп итә. Ә вак хуҗалыклар залогка салырлык ул дәрәҗәдә нәрсә тәкъдим итә алсын? Татарстан фермерлары нәкъ менә шул мәсьәләне күтәрергә җыена. ТРның эшмәкәрлекне үстерү агентлыгына да мөрәҗәгать иттек. Бәлкем алар аша ниндидер субсидияле кредитлар алуга ирешеп булыр”, - ди республика фермерлары башлыгы. Камияр Байтимеров шулай ук фермерлар җитештергән продукцияне сату эше әле ахыргача көйләнмәвен искәртте. ТР фермерлары һәм крестьян утарлары берлеге үзләренең 19 мартта үтәчәк съездында әнә шул проблемалары күтәрергә җыена. Корылтай эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot