Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
19 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов сайлауда актив катнашкан татарстанлыларга рәхмәт әйтте, Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов сайлауда актив катнашкан татарстанлыларга рәхмәт әйтте / "Актив катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим”, - диде Татарстан Президенты.
Филолог Айрат Галимҗанов Нәүрүз бәйрәменең онытылмавын тели / Шагыйрь, тәрҗемәче, язучы, филолог Айрат Галимҗанов фикеренчә, Нәүрүз бәйрәмен кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару өчен нәтиҗәле эшләргә кирәк.
Инкыйраз таймерын кире якка борырга кирәк – Рөстәм Ямалеев / Башкалада Гаяз Исхакыйга багышлап Мәскәү татарлары “Штабы” оештырган чарага татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов килгән.
Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте / Мөбарәк Рәҗәб ае мөселманнар өчен бик кадерле: изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылуның саваплары шушы фазыйләтле вакытта арттырып языла, диде К.Сәмигуллин.
Салават Фәтхетдинов сәнгать өлкәсендә читкә тайпылу бар дип саный / Башта рус эстрадасына гына ияреп барабыз микән дип уйлаган идек, хәзер Европа, башка илләр юнәлешенә кереп киттек, ди җырчы.
Ришат Төхвәтуллинның интервьюсын бастырган журнал Рифат Фәттаховтан гафу үтенде / Суд "Тулпар" журналында чыккан интервьюда җырчының элекке продюсеры турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бар дигән карар чыгарган.
"Татар-информ"да татар көрәше үсеше турында сөйләшәчәкләр / Матбугат конференциясенә аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
КФУ эксперты чын яз кайчан җитәчәген фаразлады / Март ахырына кадәр температура нольдән түбән булачак, ди Юрий Переведенцев.
Красноярск крае Назарово шәһәрендә беренче тапкыр татар көрәше турниры уза / Ярышлар 25 мартта "Шахтёр" спорт комплексында була.
Мәскәүдә федераль югарылыкта танылган, репутациясе бозылмаган татар актеры табылмаган / Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк “Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” спектаклендә Фәрештә ролен яшь артист Александр Головин башкара.
Шагыйрь Илдус Гыйләҗев вафат / Аңа 72 яшь иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз