news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

19 яшьлек машина йөртүче Чаллының Тынычлык проспектында агачлар һәм койманы аударган

Юл-транспорт һәлакәте кичә Чаллының Тынычлык проспектында булган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Hyundai Solaris автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе, Хәсән Туфан проспекты ягыннан Беляев урамына таба югары тизлектә хәрәкәт иткәндә, бордюрга бәрелеп, тимер койманы һәм агачларны аударган.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган, аларны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot