news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

19 кеше дару препаратларын кулланып агуланган

7-13 май көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 63 очрагы теркәлгән

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 7-13 май көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 63 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 29 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 2 кеше – наркотиклар, 19 кеше - дару препаратларын, 13 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 33 ир-ат һәм 30 хатын-кыз, шул исәптән 7 бала һәм яшүсмер булган. 8 кеше агуланып үлгән. 13 очракта агу чыганаклары – даруханәләрдә, 18 очракта – кибеттә һәм 2 очракта законсыз урыннарында сатылган, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot