Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк / Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели / «Татар-информ»да Салават Фәтхетдиновның традицион концертларына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар / Айгиз Баймөхәммәтов - зур популярлык яулаган “Калдырма, әнкәй” китабы авторы.

Бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә / “Хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыкмый”, - диде Рөстәм Хәйруллин.

Татарстан мөфтие беренче урынбасары милләтебезгә кадерле урыннарны барлау мөһимлеген әйтте / "Туган якны өйрәнү җәмгыяте"нең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов Татарстанда эпиграфик тикшеренүләр үткәрү әһәмиятен билгеләп узды.

Искәндәр Гыйләҗев, Ислам тарихи урыннары туристлар күңеленә сеңеп калырга тиеш, дип саный / "Минем өчен иң әһәмиятлесе - безнең төбәктә тарихны сакларга тырышу, шуның ысулларын табу", - ди галим.

Татар дәүләт филармониясенә яңа җитәкче булып музыка көллияте директоры килергә мөмкин / Шушы көннәрдә Татар Дәүләт филармониясен 2003 елдан бирле җитәкләгән Кадим Нуруллинның Казан Дәүләт циркы директоры итеп куелачагы билгеле булган иде.

Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды / Казанда татар дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы булган Вәлиулла Якуповны искә алу чаралары уза.

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды / Барлык биш юнəлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз