Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
19 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде, Кырым татарларының тулы тарихы языла, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылдылар.
Рөстәм Миңнехановка синтетик сумала заводы проектын тәкъдим иттеләр/ Татарстан Инвестиция советы президиумына елына 200 мең тонна продукция җитештерә алырлык завод проектын күрсәттеләр.
КФУда узачак туган телләргә багышланган халыкара семинарга 109 заявка кабул ителгән/ Чарада Татарстан шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән генә түгел, Төркия, Казахстан, Германиядән вәкилләр катнашачак.
Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар/ Чарада Альберт Әсәдуллин татар җырларын башкарды.
#атнабай флешмобына Лилия Муллагалиева кушылды/ Җырчы Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк" шигырен укый.
Кырым татарларының тулы тарихы языла/ Татарлар тарихының 7 томлыгы Кырым галимнәренә бу эштә үрнәк булып торачак, ди проект авторлары.
Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный/ Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.
Дин эшлеклеләре һәм галимнәр Казанда Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылды/ Башкала кунаклары Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле мәгърифәтче рухына дога кылды.
Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде/ Юбилей кичәсен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Татар филармониясе шигъриятнең эстрададан төшеп калуы белән килешми/ Атнабай шигырьләре аша шигъриятне популярлаштыру буенча актив эш башлыйбыз, ди филармония директоры Кадим Нуруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз