news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

19 августта "Иске Казан" җыены узачак

Биектау районы Камай авылында Иске Казан тыюлыгында "Сәләт"леләр җыелачак.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 19 августта 14.00 сәгатьтә “Сәләт-Иске Казан” аланы Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында зур җыен уздыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Сәләт” клубы президенты Игорь Смирнов хәбәр итте. 

«Сәләт-Иске Казан» аланы Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән җыелган сәләтле балалар өчен оештырыла. Җыен быел тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Әлеге проектта без җәйге эшебезгә нәтиҗәләр ясыйбыз. 14 августта “Сәләт – Иске-Казан” сменасы башланып киткән иде. Бу аланның үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәлиосталык классларында укучылар эшче профессияләр белән таныша, үзләрен төрле  профессияләрдә сынап карый, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнә. “Сәләт-Иске Казан” – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнә. "Иске Казан" тарихи музей-тыюлыгы җирлегендә яшәү исә аларны тарихи үткәнебезгә тагын да якынайта, узган гасырлар атмосферасын тою мөмкинлеге бирә”, – ди Игорь Смирнов.

19 августта узачак җыенда балалар танылган тарихчылар белән дә очрашачак. Программада Сабан туе бәйрәме оештыру да каралган. Ә соңыннан бәйрәм концерты узачак.

“Сәләт” аланнарында һәр ел саен 15 меңнән артык бала катнаша. Алар арасында катнаш никахтан, татар булмаган гаиләләрдән дә балалар ял итә. Биредә алар татар телен,мәдәниятен һәм гореф гадәтләренең нечкәлекләре белән якыннан таныша, сәләтләрен ача, якын дуслар таба.

"Сәләт"тә барлыгы 25 алан эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100