Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
19 августта «Алма алмагачтан» Бөтенроссия фестивале узачак
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
19 августта Россиядә ел саен үткәрелә торган «Алма алмагачтан» («Яблоко от яблони») Бөтенроссия фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел чара «Тамырларда – көч, дәвамчылыкта – мәгънә» шигаре астында «Буыннар бәйләнеше» проекты кысаларында оештырыла.
Фестиваль программасында гаилә спорт ярышлары, шахмат һәм шашка турнирлары, иҗат коллективлары чыгышлары, халык һөнәрләре һәм җирле җитештерүчеләр ярминкәләре, шулай ук рәсем күргәзмәләре, фотобәйге һәм кыска метражлы фильмнар конкурсы каралган.
Чарада мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала. Моның өчен фестивальнең рәсми сайтында теркәлергә кирәк: https://fondblagovest.ru/fest
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз