news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Россия венчур форумы эшен уңай бәяләде, Кытай белән хезмәттәшлек килешүе имзаланды, Казан Сабан туе көне билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумында: Иң мөһиме, сабырлык, эзлеклелек булырга тиеш/"Елдан-ел дөрес юлда булуыбызга инанабыз", - ди Президент.



Татарстан һәм Кытай инновацион компанияләрне үстерү буенча килешү имзалады/“Кытай безнең технопаркларга компанияләрен үткәрергә тели, ә без аларны үз мәйданчыкларыбызда кабул итәргә әзербез”, - диде А.Айделдинов.



Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләренә лидерлык дәресе үткәрде/Татарстан Президенты Татарстанда “Бердәм Россия яшь гвардиясе” форумында катнашучылар белән очрашты.



Көнчыгыштан килгән халыклар хәзерге Актаныш районы аша үтеп кергән - Фаяз Хуҗин/Казанда тәкъдим ителгән "Туган ил буйлап - Актаныш" фильмының сценариен Кадрия Идрисова язган.



Казанда «Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыйбыз» дигән видеомарафон башланды/Проектта теләгән һәркем катнаша ала.



Алия Мостафина, спортка кайткач, Казанда беренче җиңүен яулады /23 яшьлек спортчы өчен бу ярышлар баласы туганнан соң беренчесе булды.



Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды/Быел Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100