Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
19 апрельне Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне итеп билгеләргә тәкъдим ителде
«Сәламәт сайлау» төбәкара иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Александр Корсунов Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга 19 апрельне Бөек Ватан сугышы елларындагы совет халкы геноцидын искә алу көне буларак раслау инициативасы белән мөрәҗәгать юллады. Документ РИА Новости карамагында бар.
Текстта ассызыкланганча, мондый дата нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре кылган геноцид корбаннары турында истәлекне рәсми рәвештә ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Билгеләп үтелгәнчә, 9 апрельдә Дәүләт Думасы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында совет халкы геноциды корбаннары истәлеген мәңгеләштерү турында» закон кабул итте. Әлеге документта «совет халкы геноциды» термины кертелгән һәм һәлак булганнар турында истәлекне саклау чаралары язылган. Әмма, мөрәҗәгатьтә ассызыкланганча, бу закон кысаларында рәсми рәвештә Хәтер көнен билгеләп үтү өчен конкрет дата билгеләнмәгән.
Моннан тыш, Корсунов искәрткәнчә, РФ Президенты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Без срока давности» проекты кысаларында 19 апрельдә инде берничә ел рәттән истәлекле чаралар уздырыла. Шуңа күрә, инициатива авторы фикеренчә, бу датаны закон дәрәҗәсендә раслау вакыйгаларга легитимлык өстәргә мөмкинлек бирәчәк, әлеге вакыйгалар киңрәк таралачак, алар турында Россиядә һәм аннан читтә дә беләчәкләр.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендэ 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышына аларның һәркайсы зур өлеш керткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз