news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

19 апрельдә Умырзая көне билгеләп үтелә

Умырзая көне кешеләрне әлеге чәчәкләрне җыймыска һәм сатып алмаска өндәү өчен булдырылган.

 (Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 19 апрельдә күп илләрдә Умырзая көнен билгеләп үтәләр. Ул 1984 елда, әлеге чәчәкне саклау максатыннан, Великобританиядә кертелә, дип хәбәр итә Calend.ru. Браконьерлар гаебе аркасында аларның саны азая бара. Хәзер умырзаяларның күпчелек төре Кызыл китапка кертелгән. Бу хакта Башинформ яза.

Умырзаяларны теплица хуҗалыклары үстерә, ләкин язын сатыла торган чәчәкләрнең күп өлеше законсыз рәвештә җыелган. Умырзая көне кешеләрне әлеге чәчәкләрне җыймыска һәм сатып алмаска өндәү өчен булдырылган. Россиядә сирәк үсемлекләрне юкка чыгаручыларны 2,5 мең сум һәм аннан да югарырак штраф көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot