news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

19-24 апрель көннәрендә 150 меңләп казанлы газсыз калачак

Газ белән тәэмин итүне вакытлыча туктату газүткәргечләрне күчерү белән бәйле

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Автомобиль юлларының Зур Казан боҗрасы төзелү сәбәпле, Ямашев проспектыннан уртача басымлы газ үткәргечләрне башкаланың Правосудие- Лушников урамнарына күчерергә кирәк булачак. Шуңа күрә ул чорда башкаланың Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында (өлешчә) торак йортлар һәм коммуналь-көнкүреш объектларын газ белән тәэмин итү туктатылып торачак. Вакытлыча газ һәм җылылыксыз калучыларның масштабы хәйран зур. Бу уңайсызлыклар 150 меңләп казанлыга кагылачак. Биредә Казанның 3 районындагы 48 мең күп фатирлы, 738 шәхси йорт, 10 үзәкләштерелгән ягу котельныйсы, 32 коммуналь-көнкүреш объекты, күп фатирлы йортларга куелган аерым 49 котельный һ.б. турында сүз бара. Бүген бу мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов рәислегендә узган киңәшмәдә күтәрелде. Киңәшмәгә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Рәүзил Хаҗиев, Казан шәһәре мэрының беренче урынбасары Иршат Минкин, Мәскәү районы җитәкчесе Александр Лобов, Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев, Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов, “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте, “Казан горгаз” идарәсе җитәкчеләре һ.б. чакырылган иде.
Баштарак бу эш апрель башларына планлаштырылган булса, газ белән бергә җылылыкның бетүен дә исәпкә алып,соңрак газ бирүне туктату көннәр җылынганчыга кадәр кичектерелде. Бүгенге киңәшмәдә 19 апрель, дүшәмбе, иртәнге 6 дан 24 апрель кичке 11 гә кадәр башкалада газ бирүне масштаблы туктатып тору хакында килешенде. Ләкин бу барлык йортлар да берничә тәүлек газсыз кала дигән сүз түгел.
“Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте, “Казан горгаз” идарәсе вәкилләре аңлатканча, эшләр 19 апрель иртәнге 6 да башланачак. Бу вакытта урта басымлы газүткәргечләр челтәрендә задвижка ябыла. Ләкин фатирларга газ килү әле тагын берничә сәгать дәвам итәчәк. Башкала халкы 19 апрельдә кимендә иртәнге 8 гә кадәр газдан файдалана ала әле. Аннан соң да газ килергә мөмкин, ләкин бу газ бирү туктатылмаган дигән сүз түгел. Ул әкренләп килүдән туктаячак. Шуңа күрә 19 апрельдә өйләреннән чыгып киткәндә казанлылар бик игътибар белән газ плитәләрен сүндереп, краннарны ябып куярга тиеш.
Халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша бу хакта хәзер үк хәбәр итәргә кушылды. Алга таба йортларда бу уңайдан аңлату эшләре йорт өчен җаваплы затларга, идарәче компанияләр вәкилләренә йөкләнә. Газ бирү туктатылуны хәбәр итү подъездга белдерү элү белән чикләнеп калмаячак. Мәсьәләнең җитдилеген күздә тотып, аларга һәр фатирга йөреп чыгарга кушылды. Газ булмаганга, 19-24 апрель көннәрендә халык электр җиһазларын күпләп куллану сәбәпле, электр челтәрләренә зур йөкләнеш килү ихтималы бар. Бу хакта да кисәтү зарур.
“Газпром трансгаз Казан” вәкилләре аңлатканча, газ белән тәэмин итүне өзү һәм яңадан ялгау эшләре тәүлек ярым вакытны сорый. Шуңа күрә торак йортларда уңайсызлыклар шушы вакыт эчендә тәмамланырга да мөмкин. Ә менә күп фатирлы, аеруча аерым котельныйлы яңа йортларда бу эш катлаулырак һәм аңа 4 тәүлеккә кадәр вакыт китәргә мөмкин. Газүткәргечләргә газ бирү этаплап башкарылачак. Беренче булып Киров районында 3 зур котельныйга газ килергә тиеш. Икенче этапта шәхси сектордагы йортлар һәм автоном котельныйларга бәйле 17 күп фатирлы йорт газга ялганачак. Аннан соң массакүләм төстә калган йортлар ялгана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100