news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18нче гимназиядә «Балачак җыры» телевизион музыкаль проекты җиңүчеләре концерт куйды

«Концертлар аша балалар ана теленең кирәклеген күреп, белеп үсә», - диде «Шаян ТВ» телеканалы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

18нче гимназиядә «Балачак җыры» телевизион музыкаль проекты җиңүчеләре концерт куйды
Салават Камалетдинов

«Шаян ТВ» балалар телеканалында оештырылган «Балачак җыры» телевизион музыкаль проекты җиңүчеләре «Идел буе районының татар телендә белем бирә торган 18нче гимназиясе» укучыларына концерт куйды.

  • Концерт «Шаян ТВ», Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ярдәмендә оештырылды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев укучыларны комиссия рәисе Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде. «Гимназия балалары белән сөйләштем, классларда булдым. Биредә татар мохите булганына инандым. Балаларның барысы да татар телендә сөйләшә. «Балачак җыры» проектын уңай бәялим, чөнки балалар яңалыкка омтыла. Элек язылган җырлар безнең өчен яхшы иде, әмма хәзер балаларга үзенчәлекле җырлар кирәк», - диде ул.

«Балачак җыры»нда балалар өчен язылган яңа җырларны сайлап алалар, балалар ул җырларны яздыргач, кулланылышны киңәйтә, бүгенге концерт та шуның бер нәтиҗәсе. Узган ел ун мәктәптә концерт булган, киләсе елда тагын ун мәктәптә концерт куелачак. Балаларны тереләй күрә алалар, аларга сокланып, алдынгы булырга омтылачаклар. Бу концерт татар телен саклау һәм үстерүдә зур роль уйный, - диде Камил Ногаев.

«Шаян ТВ» телеканалы башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова әйтүенчә, »Балачак җыры» бәйгесе концертлары аша балалар ана теленең кирәклеген күреп, белеп үсә. «Балачак - бер генә килә торган матур мизгел. Балачакның үзенең җырлары булырга тиеш. Иң мөһиме – бу концертлар балаларда татар теленә мәхәббәт уята. Балалар татар телендә җырлар башкара, татарча аралаша», - диде ул һәм бәйгенең, концертларның киләсе елда да дәвам итәчәген әйтте.

«Балаларга берничек тә тел-теш тидереп булмый. Бу бәйгене бик яратам. Кайбер җырларны хәтта эчемнән җырлап йөрим. Зур түземсезлек белән яңа сезонын көтәм», - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина.

«Шаян ТВ» телеканалының баш администраторы Гөлназ Галиева әйтүенчә, конкурста бары тик яңа иҗат ителгән җырлар гына катнаша. «Жюри биш җырны сайлап алгач, шушы җырларга клиплар төшерәбез. Җырларны «Шаян ТВ» телеканалы оештырган «Сәйлән» музыкаль фестивалендә җиңүчеләр башкара», - диде ул.

Аның әйтүенчә, җиңеп чыккан җырларны ел саен туплап, ноталары, сүзләре белән китап буларак бастыралар. «Китап эченә җырларның фонограммасы һәм җырчы тарафыннан яздырылган варианты кергән флешканы да куябыз. Китапларны мәгариф бүлегенә тапшырабыз, алар учрежденияләргә тарата. Җырларның фонограммасы безнең сайтта да бар. Яңа китапны бастырганда элек җиңгән җырлар да кертелә бара. Балалар өчен татарча җырлар аз, шуңа күрә бу төрле төбәктә яшәүче балалар өчен эшләнә», - диде ул.

Гөлназ Галиева фонограмманы җырларга теләге булган һәр бала куллана алуын әйтте. «Җиңеп чыккан җырларның авторлык хокуклары «Шаян ТВ» каналында. Без алдан ук бу хакта авторларны кисәтеп куябыз. Җырларны башкарырга теләге булганнарга бездән рөхсәт сорап тору мөһим түгел. Әмма чыгыш ясаганда «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән җыр, дип әйтсәләр, рәхмәтле булачакбыз», - диде баш администратор.

  • «Балачак җыры» телевизион музыкаль проекты җиңүчеләре концерты 29 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә – Яңа-Савин районының 177нче лицеенда, 7 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Совет районының 180нче күп профильле полилингваль гимназиясендә узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100